Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Район башлыгы лениногорскилыларны бәйрәмнәр белән котлый

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге, 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне Сезне чын күңелдән бәйрәмнәр белән котлыйм. Әлеге мөһим даталар республикадагы бай традицияләр, казанышлар белән горурланып яшәүче халыкларны берләштерә.

Халыклар бердәмлеге бәйрәме безгә тарихи вакыйгаларны искә төшерә, безнең җәмгыятьтә тоткан урыныбызны билгели. Бүген ил белән гражданлык җәмгыятен ныгыту, социаль һәм икътисади үсешне ныгыту юлында алга барган вакытта, электән килгән гореф-гадәтләрне һәм бердәмлекне саклау бик тә мөһим.
6 ноябрь Татарстан тарихына әһәмиятле дата буларак керде. Татарстан Республикасы Конституциясе социаль-икътисади үсешкә ныклы нигез салды. Безнең төп законыбыз буларак, лениногорскилыларның яшәеше, район үсеше өчен мөһим өстенлек булып тора. Конституциягә хөрмәт, аның җәмгыятьтә тоткан урыны, үз хокукларың белән файдалану лениногорскилыларның көндәлек тормышына керә. 
Ил, дәүләт тынычлыгы өчен бердәм булып яшәүче халыкларны символлаштыра торган бәйрәм көннәрендә сезгә исәнлек, күңел көрлеге, күтәренке кәеф телим. Әлеге бәйрәмнәр илебез һәм туган Татарстаныбыз үсешенә, аларга алга баруда яңа көч-куәт өстәсен. 


Рәгать Хөсәенов, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев