Түбән Чыршылы авылы мәктәбендә капиталь ремонт эшләре бара
Районыбызның Түбән Чыршылы авылы мәктәбендә март аеннан ремонт эшләре башланып китте.
Укучылар һәм мәктәп коллективы өчен яхшы итеп ремонтланган мәктәп, якты сыйныф бүлмәләре, уңай шартлар булачак. Болар аз санлы мәктәпләргә шундый зур масштаблы эшләрнең башкарылуын күрсәтә, авыл мәктәпләренең яшәешенә дәвамчанлык бирер, дип өметләник.
Балалар саны аз булса да, үз авылыңда үз мәктәбең эшләп тору – укучылар һәм укытучылар өчен дә уңай күренеш.
Быел Лениногорск шәһәре һәм районындагы дүр мәктәпкә «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча капиталь ремонт ясала. Болар: Лениногорскиның 4нче һәм 14нче мәктәпләре, Түбән Чыршылы һәм Ивановка мәктәпләре.
Түбән Чыршылы мәктәбендә капиталь ремонт эшләре март аенда башшланып китте, бүгенге көндә эшләр тулы куәтенә бара. Мәктәп директоры Гөлия Вафина белән аралашып, эш барышын сөйләүне сорадык. Директор мәктәптәге һәр җирдәге ремонт эшләренә контрольлек итә, эшләрнең сыйфатлы башкарылып, тиешле срокка өлгертүләре – шулай ук аның мәнфәгатьләрендә.
Бүгенге көндә мәктәптә тәрәзәләр, ишекләр алыштырылган, торбалар да шулай ук куелган. Электүткәргечләре дә яңа. Хәзер мәктәпнең түбәсен эшлиләр, ул профнастилдан булачак.
“Сыйныф бүлмәләрендә элеккеге цементны чокып алып, идәнгә махсус конструкция ясаячаклар, төзүчеләр аны “стяжка” дип атый. Мәктәпнең икенче катында идәндә плитәләр булачак. Эшләр уңай гына бара, күп эшләнелде, әле алда тагын күп эшләнәселәр бар”, - ди мәктәп директоры Гөлия Вафина.
Директор сүзләренчә, эшләр августка төгәлләнеп, яңа уку елын яңартылган мәктәптә каршы алачаклар.
Ремонт эшләре укыту-тәрбия эшләренә бернинди комачаулык китерми, мәктәп укучылары авыл мәдәният йортында укыйлар, дәресләр шунда алып барыла, монда аларга бүлмәләр бүлеп бирелгән. Ә туклану өчен укучылар мәктәпнең ашханәсенә запас ишектән керәләр, ремонт бара торган яктан түгел, барысы да куркынычсыз итеп оештырылган. Узган ел Түбән Чыршылы мәктәбенең азык блогы республика программасы буенча төзекләндерелде. Анда бу ремонт кагылмый.
Күргәнегезчә, авыл мәктәбе тулысынча капиталь ремонтланган булачак. Ике катлы мәктәптә коммуникация, канализация, җылылык, электр чыбыклары – һәммәсе яңартылачак. Укучылар да яңа сыйныфларга кереп укуны түземсезлек белән көтә.
Язма «Заман сулышы» газетында 29 апрель санында басылды
фотолар: мәктәптән





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев