Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Түбән Чыршылыда чиккән сөлгеләрнең тарихын барладылар (+ фотолар)

17 июльдә Бердәм фольклор көне билгеләп үтелә.


Шул уңайдан Түбән Чыршылы мәдәният йортына “Аулак өй” клубына йөрүче апалар әдәби-музыкаль кичәгә җыелды.

“Чиккән сөлге – әниләрнең төсе” дип аталган кичә чиккән сөлгеләргә багышланган иде.  Бердәм фольклор көне, фольклор мирасны саклау турында Түбән Чыршылы мәктәбенең татар теле укытучысы Алсу Муллагалиева чыгыш ясады.

Китапханәче Рәисә Сафина сандыкта сакланучы чиккән сөлгеләр белән таныштырды. Узган гасырдагы сөлгеләр бизәкләре турында сөйләде, шулай ук бүгенге чигү үрнәкләре хакында да әйтте.

Кичә барышында шигырьләр, җырлар да башкардылар. Ханымнар,апалар элеккеге елларны искә алдылар. Киенү рәвешләрен искә төшерделәр.

фотолар: мәдәният йортыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев