Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Туган якны өйрәнү музеенда яшьләр музей өчен кызыклы тәкъдимнәр әйтте

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда “Музей – яшьләр территориясе” муниципаль бәйгесе үтте.


Яшьләрдә һәрвакыт кыю, креатив фикерләр туып тора. Шушы фикерләрен алар музейда узган конкурста да җиткерделәр. Билгеле булганча, музейларга яшьләрне китерү җиңел түгел, аларны монда ни белән булса да кызыксындырырга кирәк, музейда искелек чоры дигән фикернең капма-каршысын җиткерү – бәйгенең төп максаты иде.

 Быел әлеге традицион рәвештә үтә торган конкурста 4 команда катнашты: Лениногорск нефть техникумының 1нче һәм 2нче курс студентлары, 6нчы мәктәпнең 9 “Б” сыйныфы һәм Лениногорск музыка-рәсем сәнгате педагогика колледжы.
Катнашучыларның чыгышларын гадел жюри бәяләп барды. Жюри составында Туган якны өйрәнү музее белгече Фәһимә Минязева, Балалар китапханәсе белгече Нэля Галиева, Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Ирина Дмитриева, Мәдәният идарәсе белгече Наталья Стенькина бар иде.

Туган шәһәр – Лениногорскины ни өчен ярату турында, музейга йөрү – бик тә күңелле булуы хакында видеолар әзерләнгән иде. Катнашучылар викторинада өч турда белемнәрен күрсәтте, музейны яшьләргә якынайту буенча фикер-тәкъдимнәр җиткерде.

Соңыннан жюрига урыннар билгеләү җиңелләрдән булмаган. Нәтиҗәдә: беренче урынны нефть техникумының 2нче курсы һәм педагогика колледжының 3нче курсы алган. Икенче урында – нефть техникумының 1нче курсы һәм 6нчы мәктәп командасы.

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев