Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Туган якның һәр почмагы илһам бирә

Шигърият белән бер дулкында булып, бер көн дә шигъриятсез тора алмаган иҗат кешеләре өчен үзләрен сынап карарга тагын бер мөмкинлек туды. Лениногорскида Татарстан Республикасы, нефтьчеләр көненә багышлап, шигырь конкурсы уздырылды.

 

Дөресрәге, ул көнне катнашучыларны бүләкләделәр. Ә конкурс 1 августтан 25 августтан Анда шәһәр һәм районның тәҗрибәле шагыйрьләре, шулай ук әле яңа гына шигърияттә күренеп килә торган иҗат кешеләре катнашты. “Нефть төбәгем” (“Край мой нефтяной...”) конкурсының оештыручысы – “Лениногорскнефть” идарәсе.

Монда катнашу буенча яшь чикләре буенча бүленеш юк иде. Авторлык шигырьләре белән 30 катнашучы булды. Ике телдәге игырьләрне һәм авторлар турындагы мәгълүматларны үзәк китапханә җыйды. Катнашучылар арасында Мәһәрша Вәлиуллова, Гөләндәм Кәбирова, Марат Мавлин, Таһир Шәмсуаров, Александр Игнатьев, Олег Сосулин, Гүзәл Талипова, Илсөяр Сәлахова, Николай Карасев, Мөхлисә Кәримова-Фарзетдинова, Зөлфия Мөхәммәтҗанова, Әлфия Сөләйманова, Людмила Аланлы, Раушания Кудашова һәм башкалар бар иде. Барлык катнашучылар диплом һәм сертификат белән бүләкләнгән.

Людмила Аланлы әлеге конкурска якташ шагыйребез Гәрәй Рәхим турында “Туган җирдә иде илһам чишмәң” исемле шигырь иҗат иткән.

Катнашучылар исемлегендә яңа исемнәр дә күренде. Шуларның берсе - Раушания Ришатовна Кудашова. Аның мондый бәйгедә беренче тапкыр катнашуы. Шигырьләрен дә соңгы елларда гына яза башлаган ул. Мичурин авылында туып-үскән. Аннан соң Лениногорскида 7нче мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән. Хәзерге вакытта шәһәрдә яши, әнисен тәрбияли. Авылда – Мичуринда энеләре тора, кайткалап йөриләр икән. Авыл үзенә тартмаса, Раушания Ришатовна шундый матур шигырь яза алыр идеме? Әлеге бәйгедә ул үзенең “Авылым” шигыре белән катнашкан. Авылның данлы үткәне белән горурлана, шулай ук буш калган йортлар да аны борчый. Төрле милләтләрнең дус-тату булып яшәвен дә әйтә.

 "Мин элегрәк рус телендә шигырьләр язгалый идем. Әлеге конкурска катнашырга Мичурин авылы китапханәчесе Сания Вахитова тәкъдим итте. Шигыремне кабул итүләренә шатландым.  Бәйгедә шагыйрь Таһир Шәмсуаров белән күрештем. Ул да минем шигырьне ошатып, матур җылы сүзләр әйтте, аның сүзләре миңа канат куйгандай булды”, - ди Раушания Ришатовна.

Рус мәктәбендә укып, русча укытып, татар телендә шундый үтемле итеп шигырьләр язуы сокландыру хисләре генә уята. “Мәктәпләрдә татар класслары ачыла башлагач, елап булса да әлифбаны өйрәндем. Аннары сүзлекләр белән эш итеп, татар телемне шомарттым. Үз телеңне югалтырга ярамый, туган телебез кадерле”, - ди ул.

Урмышлы китапханәчесе Гөлия Галиева шулай ук үзенең китапханә укучысын шушы бәйгедә катнашырга әйдәгән. Мөхлисә Фарзетдинова-Кәримова Урмышлы авылында туып-үскән. Хәзерге вакытта Әлмәттә яшиләр икән. Авылны онытмыйлар, әлбәттә, абыйларына кайтып йөриләр. “Мөхлисә ханым күптәннән яза. Шигырьләре бик матур. Киләчәктә аның шигырьләрен белешмәлек-китапчык итеп ясарга торам”, - дип сөйли Гөлия ханым.  


Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укый аласыз.

Розалия Мостафина

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев