Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Туган якны өйрәнү музеена Әлфия Сафинаның китабы бүләк ителде

Мәгърифәтче, язучы, тарихчы, мөгаллим Туйкиннарның дүртенче буыны – Әлфия Сафина 2021 елда “Йөрәктәге әйтер сүзем” китабын чыгарган. Ул шушы китапны Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеена бүләк итте.


Әлфия ханымның әлеге китабында атаклы Туйкиннар турында, Әлфия ханымның әнисе – Татарстанның атказанган укытучысы Мөзгарифә Туйкина турында, әтисе – кавалерия сержанты Мостафа Сафин хакында хатирәләр, истәлекләр язылган. Шулай ук Лениногорск районының берничә авыл тормышы турында да мәгълүматлар бастырылган.

Әлфия Сафина үзе 1940 елда Чирмешән районы, Иске Үтәмеш авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1959 елда Казан профтех мәктәбен тәмамлый һәм 1961 елга кадәр Лениногорск производство комбинатында хатын-кыз күлмәкләре тегү буенча мастер булып эшли.

Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлагач ул районыбызның Яңа Иштирәк, Зәй-Каратай мәктәпләрендә укыта. Аннан Бөгелмәнең 2нче кичке эшче яшьләр мәктәбендә эшли, монда 1974 елга кадәр укыта.

1987 елга кадәр”Төньяк-көнбатыш магистраль нефтьүткәргечләр” идарәсендә кадрлар бүлеге белгече вазифасында була. Әлфия ханым төрле эштә эшләп караса да, ахырдан мөгаллимлек эшен якын күреп, пенсиягә чыкканчы соңгы эш урыны мәктәптә була. Бөгелмәдә укыткан.

“Безнең музей өчен әлеге китап бик кадерле экспонат, ул музейда үз урынын табачак. Әлфия ханымга рәхмәт әйтәбез”, - диләр Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев