Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тукмакта Али-баба белән Шәхрезадә кушаматлы дөяләр асрыйлар (фото)

Беркөнне мин дә анда барып, Али-баба белән Шәхрезадә кушаматлы дөяләрне күреп кайттым. Яшәеш үзгәреп кенә тора: зоопаркта күреп белгән дөяләр гап-гади авылда йөрсен инде, ә. Керкәле авыл җирлегенә караган, җәй айларында дачниклар белән җанлылык сизелгән кечкенә Тукмакта Рөстәм Мирзакаевлар гаиләсе мал-туар асрый башлагач, яңа сулыш өрелгәндәй булган. Сыер, үгез, бозау,...

Беркөнне мин дә анда барып, Али-баба белән Шәхрезадә кушаматлы дөяләрне күреп кайттым.


Яшәеш үзгәреп кенә тора: зоопаркта күреп белгән дөяләр гап-гади авылда йөрсен инде, ә. Керкәле авыл җирлегенә караган, җәй айларында дачниклар белән җанлылык сизелгән кечкенә Тукмакта Рөстәм Мирзакаевлар гаиләсе мал-туар асрый башлагач, яңа сулыш өрелгәндәй булган. Сыер, үгез, бозау, ат, сарыклардан тыш, биредә ике дөя һәм африка токымлы кәҗәләр асрыйлар.
Авыл болынында үлән ашап йөргән дөяне күрү - безнең өчен гадәти булмаган күренеш. Алар бактриан дөяләр, ягъни ике өркәчлеләр. Бер яшьлек кенә булганга, өркәчләре формалашып килә генә, бу бигрәк тә ата дөядә сизелә. Җиде яшькә кадәр тиешле авырлыкны җыеп, 500 килограммга кадәр җитәләр икән.
Рөстәм Мирзакаев әйтүенчә, алар киләчәктә сөт тә бирәчәкләр, нәкъ шуның өчен алганнар да инде. Дөя сөте бик файдалы икән, шикәр чирлеләргә, яман шеш белән авыручыларга да тәкъдим итәләр, ди. Ашау ягына килгәндә, сайланып тормыйлар, салам, печәнне, солыны сыпырталар, шулай ук болында үсә торган чәнечкеле үләннәрне яраталар.
Теманың дәвамын "Заман сулышы" газетының 72 нче номер саныннан укый аласыз.
Розалия Мостафина, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тукмак верблюды в Тукмаке