Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Туристлардан акча җыю турында закон проекты Дәүләт Думасына быел көз кертелергә мөмкин

Яңа инициатива төбәкләргә туристлык инфраструктурасын үстерү өчен акча бирәчәк.

Узган җәйдә сынау рәвешендә, Россиянең 4 төбәгендә туристлардан акча җыю тәртибен  керттеләр. Киләсе этапта проект илнең барлык субъектларын да диярлек колачлаячак. Шундый закон проекты парламентка көзен кертелергә мөмкин. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчеләренә Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Марат Бариев сөйләде.

«Без сынау рәвешендә, Россиянең дүрт төбәгендә курорт җыемнары турындагы закон кабул иттек. Күпләр бу яңалыкка шикләнеп карады. Дөрес идарә итү булганда һәм җыемнар күләме киметелгән очракта, мин бу законны кабул итү яклы идем. Нәтиҗәдә, сумманы киметтеләр һәм быел ул 50 сум тәшкил итә», — дип ачыклык кертте Бариев.

Россиянең бөтен территориясендә бу җыемнарны кертү буенча, соңгы айларда төбәкләр активрак чыгыш ясый башлады. Әмма ул уңышлы эшләсен өчен, аңлаешлы һәм үтәкүренмәле кагыйдәләр булырга тиеш. Бу җыелган акчаның төбәк туризмын үстерүгә сарыф ителүен күрсәтү өчен кирәк, дип саный парламентарий.

«Мин бу инициативаны хупларга кирәк дип саныйм. Ул төбәк туризмын үстерүгә акча бирүдән тыш, һәр төбәктә туристлар санын ачыклау мөмкинлеге дә бирә. Туристлардан акча җыю турындагы законны бу көздә үк парламентка берәр төбәк, депутат яки хөкүмәт кертәчәгенә ышанам», — диде Марат Бариев.

 

Фото: duma.gov.ru, Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев