Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тыл хезмәтчәне Әкълимә Зиангированы котладылар

Якташыбыз, тыл хезмәтчәне Әкълимә Исмәгыйль кызы Зиангирова 90 яшен тутырды.

 

Аны шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады, исәнлек теләде һәм Россия Президенты В.Путинның котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Әкълимә Исмәгыйловна Чыршылы авылында туып-үсә. 3 класс кына белем алып алып өлгерә. Фермада сыер савучы булып эшли.

1972 елда Әкълимә апа гаиләсе белән Лениногорскига күчеп киләләр. Монда ул тегү фабрикасына урнаша һәм пенсиягә кадәр шунда эшли.

Ире - Хәмит Кәримович тыл хезмәтчәне, алар бергә 5 бала тәрбияләп үстергәннәр

Әкълимә Исмәгыйловнаның  "Ватан сугышы елларында данлы хезмәте өчен" бүләге бар.

 

https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2105410.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев