Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Урдалы авылында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары үтте

Бәйрәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлап салынган обелиск янында башланды. Мәктәп укучылары урам буйлап, бабалары,туганнарының фотосурәтләрен күтәреп, тантаналы төстә обелиск янына үттеләр.

Аларны анда сугыш һәм тыл ветераннары, авыл халкы,кайткан кунаклар каршы алды. Митингны авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Гөлшат Әнәс кызы Әхтәмова башлап җибәреп,үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

Аннары сүзне авылыбызның бердәнбер сугыш ветераны Касыйм абый Хөснетдиновка бирделәр. Ул үзенең сугышта күргән истәлекләре белән уртаклашты, балаларны тырышып укырга, киләчәктә илгә файдалы кешеләр булып үсәргә өндәде. Шулай ук котлау сүзе белән, шәһәр һәм район Мәгариф идарәсе начальнигы Санатуллин Вагиз  чыгыш ясады. Митинг азагында обелискка веноклар салынды.


Бәйрәм тантанасы авыл мәдәният йортында дәвам итте. Мәктәп балалары бик эчтәлекле бәйрәм концерты, авыл үзешчәннәре “Сугыш җиле” дип аталган күренеш күрсәттеләр.

Бәйрәмдә барлыгы 72 кеше катнашты, шуның 19 балалар, 11 яшьләр, 42 олы кешеләр.

Әлфинур Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев