"Эшләмәсәң эш көне, ни ашарсың кыш көне", дип әйтәләр. Без - Урмышлы мәктәбе укучылары, җәйге каникулда ял итеп кенә тормыйбыз, аны файдалы итеп үткәрергә тырышабыз.
Мәктәпнең зур гына бакчасы бар. Анда суган, кишер, чөгендер, кәбестә, помидор, кыяр, татлы борыч үсә. Әлбәттә, алардан уңыш алу өчен эшләргә кирәк. Без бакчада тырышып...
"Эшләмәсәң эш көне, ни ашарсың кыш көне", дип әйтәләр. Без - Урмышлы мәктәбе укучылары, җәйге каникулда ял итеп кенә тормыйбыз, аны файдалы итеп үткәрергә тырышабыз.
Мәктәпнең зур гына бакчасы бар. Анда суган, кишер, чөгендер, кәбестә, помидор, кыяр, татлы борыч үсә. Әлбәттә, алардан уңыш алу өчен эшләргә кирәк. Без бакчада тырышып эшлибез, ярдәм итәбез.
Укучылар утый, су сибә, туфракны йомшарта. Шулай ук җимеш бирә торган куак һәм агачлар да бар. Карлыган, алмагач, шомырт бик тәмле һәм файдалы да.
Нет комментариев