Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ветераннар биеде дә, җырлады да

Бүген “Исток-Башлангыч” халыкка социаль үзәгенең актлар залында “9 май- Бөек Бәйрәм” исемле тематик кичә үтте. Аны 7нче, 8нче ТОС вәкилләре, “Исток-Башлангыч” хезмәткәрләре белән берлектә уздырды.

Бәйрәмгә әлеге микрорайонда яшәүче иң актив тыл хезмәтчәннәре, ветераннар чакырылган иде. Өлкәннәр чәй табыны артында балачак хәтирәләре белән уртаклашты.
 Ветераннарны шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, “Исток- Башлангыч” директоры Елена Әхмәдҗанова сәламләде, кайнар котлауларын, җиткерде.
Ветераннар “Ак калфаклы” ханымнар Гәүһәр Гыйрфанова һәм Розалия Зиятдинова такмаклар әйтте, җырлар җырлады һәм биеп тә алдылар. “Ак калфаклар” соңгы арада шәһәрдә узган төрле чараларда актив катнашалар. Менә бүген дә алар ветераннарны үзләренең чыгышы белән сөендерде.
“Җиңү көне- авыр бәйрәм: куаныч та, сагыш ул ”, дип таралышты ветераннар. Бүген көн алар өчен бүләкләргә дә, хатирәләргә дә бай булды. 


Текст һәм фотолар авторы: Зилә Мөдәррисова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев