Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Витаминнар: эчәргәме, эчмәскәме?

Торонто университеты галимнәре зур ихтыяҗ белән кулланылучы бик күп витаминнарның организмга бернинди дә уңай йогынты ясамавын ачыклаган. Витаминнар файдасын тикшерү биш ел – 2012-2017 елларда дәвам иткән.

Тикшеренү нәтиҗәләре кальций, С һәм Д витаминнарының организмга бернинди дә йогынтысы булмавын исбат иткән. Алар йөрәк-кан тамырлары авыруларын, инсультны кисәтергә ярдәм итми.
Шулай да С һәм Д витаминнарын фолий кислотасы һәм Б витамины белән бергә кулланганда уңай нәтиҗәгә ирешеп була. Бу очракта инсульт һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары хәвефе бераз кими.
Галимнәр витаминнар куллануның авыруларны кисәтү өчен иң яхшы юл булмавын билгели. Иң яхшысы – тиешле витаминнар запасын җимешләр, яшелчәләр һәм чикләвекләр булган сәламәт диета белән алырга.


http://kiziltan.ru/

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев