Россиядә эшсезлек буенча пособиенең минималь күләмен өч айга арттырачаклар. РФ Президенты Владимир Путинның шул хактагы йөкләмәсе Кремль сайтында дөнья күргән.
«2020 елның 1 маеннан эшсезлек буенча пособиенең минималь күләмен өч айга 4 500 сумга кадәр арттырырга», — диелә документта.
Дәүләт башлыгы йөкләмәләр исемлеген 27 майда хезмәт базарындагы вазгыять уңаеннан үткәрелгән киңәшмә нәтиҗәләре буенча раслаган.
https://tatar-inform.tatar/news/business/09-06-2020/vladimir-putin-eshsezlek-buencha-posobiene-minimal-k-l-men-arttyryrga-kushty-5748491
Нет комментариев