Хөкүмәт киләсе ике елда минималь хезмәт хакы күләмен арттыру проектын раслады
ЯҢАЛЫКЛАР

Хөкүмәт киләсе ике елда минималь хезмәт хакы күләмен арттыру проектын раслады

Министрлар Кабинеты 2023-2024 елларда минималь хезмәт хакын (МРОТ) арттыру турындагы закон проектын хуплады.

Бу хакта Россия Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Минималь хезмәт хакы һәм аның аерым бер положениеләренең гамәлдә булуын туктатып тору турындагы» Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү» проектын хупларга һәм аны билгеләнгән тәртиптә Дәүләт Думасына кертергә», — диелә әлеге карарлар исемлегендә.

Әлеге документ нигезендә якындагы ике елда минималь хезмәт хакын арттыру планлаштырыла.

 

 https://tatar-inform.tatar

 


МРОТ минималь хезмәт хакы

Нет комментариев