Яңа ел сынамышлары
Яңа ел кичендә яңа кием киегез - ел буе яңа киемнәрегез күп булыр. Елның беренче көне күңелле булса, ел буе шулай булачак. Яңа ел туганда кем дә булса төчкерсә, бөтен ел бәхетле булачак. Яңа ел көнендә бурычларны кайтарырга ярамый - ел буе бурычтан башың чыкмас. Яңа ел төнендә күк йөзе...
Яңа ел кичендә яңа кием киегез - ел буе яңа киемнәрегез күп булыр.
Елның беренче көне күңелле булса, ел буе шулай булачак.
Яңа ел туганда кем дә булса төчкерсә, бөтен ел бәхетле булачак.
Яңа ел көнендә бурычларны кайтарырга ярамый - ел буе бурычтан башың чыкмас.
Яңа ел төнендә күк йөзе йолдызлы булса, уңышка.
Елның беренче көнендә авыр һәм кара эш башкарырга ярамый - ел буе бернинди ялсыз гел эшләргә туры киләчәк.
Тормышны чиста биттән башлагыз - кирәге калмаган әйберләрдән котылыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев