Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Якташ шагыйребез туган як турында

Бүген сезгә ТаҺир Шәмсуаровның өр-яңа шигырьләренең берсен- "Кеше кайта туган ягына" дигәнен тәкъдим итәбез. Ул аны 2018 елда язган .

Карамыйча җирдә фасылларның 
Карлы, дымлы эссе чагына. 
Сагынуын салып иңнәренә 
Кеше кайта туган ягына. 

Кеше дә бит кеше нәселеннән 
Туган якка канат кагына. 
Алтын чагын, бала чагын эзләп 
Кеше кайта туган ягына. 

Күңел күзең әгәр күрә икән 
Хәтерләрне яңарт тын гына. 
Иске өйдә калган иске бишек 
Каен матча, сине сагына. 

Туры килсә туры капкаларның 
Ачылмаган бикле чагына. 
Талдан үргән гади читәннәрне, 
Җил капканы кеше сагына. 

Кояш Шөгер тау артыннан чыга, 
Болыты да безгә агыла. 
Әти-әни каршы ала диеп, 
Кеше кайта туган ягына. 

Карамыйча җирдә фасылларның 
Көзле-кышлы, язлы чагына. 
Сагынуын салып иңнәренә
Кеше кайта туган ягына.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев