Бөек Ватан сугышы, "Сугышчан батырлык өчен" медале иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, районыбызның Тукмак авылында туып-үскән Касыйм Нури улы Тәхаутдинов 5 ноябрьдә бакыйлыкка күчте.
Бу турыда "Ватаным Татарстан" газеты яза.
Касыйм Тәхау - 24 китап авторы. Тукмак авылы тарихы турында язып, аны китап итеп бастырып чыгарды.
Ул гомере буе иҗат итте. Соңгы елларда натюрмортлар ясау белән мавыкты һәм бу өлкәдә дә осталыгын исбатлады.
Мәрхүмнең якыннарының, туганнарының олы кайгысын уртаклашабыз.
ФОТО: https://yandex.ru/images/search?pos
Нет комментариев