Якташыбыз 98 яшьлек академик Әгъдәс Борһанов Мәскәүдә ифтарда катнашты
(Мәскәү, 13 июнь, "Татар-информ", Александр Долгов). Тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Россия дәүләт гуманитар университеты профессоры, Бөек Ватан сугышы ветераны 98 яшьлек академик Әгъдәс Хөсәен улы Борһанов Мәскәү татар җәмәгатьчелеге ифтарында катнашты. Чараны Мәскәү татарлары “Штаб"ы оештырып, авыз ачу мәҗлесенә башкаланың татар хәрәкәте ветераннарын җыйды.
Ифтар мәҗлесенең девизы - “Ветераннар эстафетаны яшьләргә тапшыра”. Шуңа ифтарга ветераннар гына түгел, ә татар автономияләре, оешмалары, студентлар клублары рәисләре, активистлары җыелды. Шулай ук мәҗлестә академик Илдар Үтәмешев, күренекле җәмәгать эшлеклесе Гаяр Искәндәр һәм башкалар да катнашты.
Татар “Штаб"ы лидеры Рөстәм Ямалеев билгеләп үткәнчә, буыннарның ныклы бәйләнеше һәм рухи ныклыгы татар халкы үсешенә зур йогынты ясый. Өлкән буын яшьләргә традицияләрне, тәҗрибәне тапшыра алса, татар хәрәкәте уңышка ирешәчәк, дип саный Рөстәм Ямалеев.
Ифтарның төп кунагы 98 яшьлек галим Әгъдәс Борһанов булды. Аның сүзләренчә, ифтар Мәскәү татарларының бердәмлеген күрсәтә һәм өлкән буынга эшләргә, яшәргә көч бирә.
https://tatar-inform.tatar/news/2018/06/13/165850/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев