Якташыбыз, Газинур Гафиятуллинның хатыны - Гыйльмурый әби вафат булды
Гыйльмурый әбигә гыйнвар аенда 103 яшь тулган иде.
"Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинның хатыны вафат булган. Бу хакта кызы Римма хәбәр итте", дип яза "Ватаным Татарстан"
Гыйльмурый әби тумышы белән Шөгер якларыннан. Газинур Гафиятуллин белән 1934 елда өйләнешәләр. Бу вакытта Гыйльмурый әбигә 16 яшь тә тулмаган була.
Гыйльмурый әби Советлар Союзы Геройлары хатыннары арасындагы бердәнбер озын гомерле хатын-кыз иде. Урыны җәннәттә булсын. Якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев