Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ЯКТАШЫБЫЗ РӘМЗИЯ ГАБДЕЛХАКОВАДАН КҮЧТӘНӘЧ

Шигырь сөюче дусларыбызга яраткан шагыйрәбезнең "Юллар" исемле матур шигырен тәкъдим итәбез.

Уй-хыялсыз күңел бармы, 
Өметләргә кем чик куйган? 
Таңнар якты, яшәү татлы
Бер йөрәккә дөнья сыйган! 

Җирдә юллар, күктә юллар, 
Карурман да түгел киртә. 
Кайчак соңгы тукталышка 
Шул ук чиксез юллар илтә...

Сау бул, дибез, хәерле юл! 
Күрешергә өметләр зур. 
Хуш, дияргә тел әйләнми, 
Мәрхәмәтсез булмачы, юл! 

Өзелмәсен юлчыларның 
Өметләре, гомерләре. 
Көтсен алда һәммәбезне 
Тик күрешү мизгелләре!

                                                                                                                   Фото:http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев