Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Яман шеш белән авыручы Айгөл Фазыйлова улын тәрбиягә алырга теләгән кешеләр белән танышкан

Айгөлнең язмышына россиялеләр генә түгел, чит илләрдә яшәүчеләр дә битараф түгел.

Яман шеш белән авыручы Айгөл Фазыйлова улын тәрбиягә алырга теләгән кешеләр белән танышу өчен янә Россия-1 телеканалындагы «Прямой эфир» тапшыруына килгән. Бу хакта «Вести.ру» сайты хәбәр итә.

Программа ахырында тапшыруны читтән күзәтеп утырган Айгөлнең улы Әмир дә студиягә чыккан.

Меңләгән телетамашачылар Татарстанда яшәүче Айгөл Фазыйлованың (ул яман шеш белән авырый) язмышына битараф калмады. Ул үзенең улы Әмирне тәрбиягә алырга теләгән гаилә табу өмете белән «Прямой эфир» тапшыруына бер тапкыр килгән иде. Бу аның икенче килүе.

Тапшыруда Айгөл улын ялгызы тәрбияләве, өлкән яшьтәге апасына исә баланы опекага алырга рөхсәт итмәүләре хакында сөйләде.

Программадан соң редакциягә ярты миллионнан артык хат һәм шалтыратулар килгән. Айгөлнең язмышына россиялеләр генә түгел, чит илләрдә яшәүчеләр дә битараф түгел. Әмирне Канада, Израиль, Германия, Чехия, хәтта ерак Австралиядә дә тәрбиягә алырга теләүчеләр табылган.

 

Фото: Султан Исхаков

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев