Янгында әти кеше өч баласын коткарган, тагын өчесе һәлак булган
ЯҢАЛЫКЛАР

Янгында әти кеше өч баласын коткарган, тагын өчесе һәлак булган

Фаҗига төнлә булган

 

Самара өлкәсендәге Ольгино авылында янгында өч бала һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, янгын схбәпләрен ачыклыйлар, җинаять эше ачылган.

Безенчук районындагы Ольгино авылында янгын узган төндә була. Күп катлы йортның беренче катындагы фатирда әйберләргә ут каба.

Биредә 2021, 2014 һәм 2018 елда туган балалар үлә. Әти кеше тагын өч баласын коткарып кала, диелә хәбәрдә.

Чыганак

 http://agryz-rt.ru/news/faiga/yangynda-ti-keshe-ch-balasyn-kotkargan-tagyn-chese-lak-bulgan

 


Нет комментариев