Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Язучылар берлеге Татарстан гимны авторы Рамазан Байтимеров кичәсенә чакыра

(Казан, 8 май, “Татар-информ”). Татарстан Язучылар берлеге 14 май, дүшәмбе көнне, фронтовик-шагыйрь, Татарстан Республикасы гимны авторы Рамазан Байтимеров истәлегенә әдәби-музыкаль кичә үткәрә. Бу хакта Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Очрашырбыз әле җырларда” дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында узачак.

Башлана 17.00 сәгатьтә. Керү ирекле.

Татар шагыйре, Татарстан Республикасы гимнының сүзләр авторы Рамазан Муллагали улы Байтимеров 1941 елның көзеннән сугышның соңгы көннәренә хәтле фронтта хәрәкәттәге армия сафларында була. Ике тапкыр контузия ала, яралана. Сугыштагы батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Туган иленә гомерлек инвалид булып кайта. Р.Байтимеровның күп кенә шигырьләренә Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Әнвәр Бакиров, Бату Мөлеков кебек күренекле композиторлар көй язган. Аның «Туган ягым» шигыренә Рөстәм Яхин иҗат иткән җыр Татарстан гимнының нигезен тәшкил итә.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/08/163596/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев