Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Йомгаклау сессиясендә лениногорскилыларга дәүләт бүләкләре тапшырдылар (+ фотолар)

25 февраль көнне районда сессия утырышы узды, соңыннан лениногорскилылар бүләкләнде.

 


“Маркс” хуҗалыгының баш бухгалтеры Мәрьям Әхмәдиевага “Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелде.

2нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Анна Бунчеевага “Татарстанның атказанган укытучысы” исеме бирелде.

Туган якны өйрәнү музее директоры Неля Галиевага “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде.

“Витязь” шәхси сак предприятиесе директоры Вадим Коробковка Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты Лениногорск үзәк район хастаханәсе “Ашыгыч ярдәм” станциясе фельдшеры Рима Ксенафонтовага тапшырылды.

Лениногорскиның 1нче спорт мәктәбе тренеры Марина Мөхәмәтовага Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды.

“Бәкер” шифаханәсе директоры Наил Шәйхетдиновка Татарстан Президентының Рәхмәте белдерелде.

 

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев