Җырчы Эльмира Сөләйманова вафат
Кайгылы хәбәр.
Эльмираның вафаты турында бүген иртән билгеле булды. Аңа нибары 40 яшь кенә булган.
Бу хәбәрне баянчы Алмаз Рәхимов та раслады. "Бүген иртән Эльмираның баянчысы Фәйзелхак абый күңелсез хәбәр җиткерде. Соңгы атнада Эльмира бик нык авырткан булган, ютәлләгән. Әле узган җомгада гына үзе белән телефоннан сөйләшкән идек. Баян белән чыгыш ясарга кирәк булганда, һәрвакыт мине чакыра иде. Эльмира чиста күңелле кеше иде. Ике баласы калды, улы әле икенче сыйныфта гына укый. Бик кызганыч..." - диде Алмаз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев