Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Юрист машина йөртү таныклыгы алуга карата таләпләрне катгыйландыру турында сөйләде

2023 елның 1 сентябреннән Россиядә машина йөртү таныклыгы алуга карата таләпләр катгыйландырылачак.

Бу, аерым алганда, D категориясендәге документларга һәм исерек хәлдә рульгә утырып «права»сыннан колак каккан машина йөртүчеләр өчен әлеге таныклыкны кабат алуга кагылачак. «Прайм» агентлыгы Россиянең атказанган юристы Иван Соловьевка сылтама белән шул хакта хәбәр итә.

Белгеч искәрткәнчә, бүгенге көндә автобус белән идарә итү өчен D категориясендәге документны һәркемнең алу мөмкинлеге бар. Әмма үзгәрешләр кертелгәч, ул җиңел яки йөк автомобиле белән бер елдан артык идарә итү тәҗрибәсе булган кешеләргә генә биреләчәк.

Моннан тыш, үзгәрешләр исерек хәлдә рульгә утырып «права»сыннан колак каккан яки медицина тикшерүеннән баш тарткан машина йөртүчеләргә дә кагылачак. Аларга суд карарыннан соң бер ел дәвамында ЮХИДИ идарәсендә «права»га имтихан тапшыруны тыячаклар.

Шулай ук киләсе елдан чит ил гражданнары үзләрендә бирелгән машина йөртү таныклыгын Россиянекенә алыштырырга тиеш. Аны паспорт алганнан соң бер ел эчендә алыштырырга кирәк. Моның өчен гражданинга медицина тикшерүе һәм башка процедуралар узу таләп ителә.

«Әлеге төзәтмәләр – тормыш таләбе, ә кайберләре автомобиль йөртүчеләрнең күпсанлы мөрәҗәгатьләре нигезендә әзерләнгән. Алар 2023 елның 1 сентябреннән үз көченә керер дип көтелә», - дип искәртте Соловьев.

 

ЧЫГАНАК

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев