Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Зәй-Каратай авылында узган «Георгий тасмасы» акциясендә тыл хезмәтчәннәре, Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары катнашты

9 май бәйрәме җитә

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Зәй-Каратай авылы китапханәчесе Гүзәлия Фәхретдинова мәдәният йорты хезмәткәре Галия Насибуллина белән берлектә   «Георгий тасмасы» Бөтенроссия патриотик акциясе үткәрделәр.

Акция уза торган көннәрдә кешеләр киемнәренә Георгий тасмасын беркетәләр, шулай итеп, геройларга булган хөрмәтләрен күрсәтәләр.

“Георгий тасмасы” акциясе - узган буыннан бүгенгегә эстафета ул. Халык хәтере эстафетасы, ата-бабаларыбызның, бабаларыбызның батырлыкларына хөрмәт, үз җиребезне, халкыбызны, телебезне, исемебезне сакларга әзерлек эстафетасы.
Акциядә 35 кеше катнашты, шуның 5се тыл хезмәтчәннәре, 2се Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев