Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Зәй-Каратай мәктәбе китапханәчесе Резедә Камалетдинова республикакүләм бәйгедә җиңү яулады

Райондагы авыл мәктәпләрендә эшләүче педагоглар республикакүләм бәйгеләрдә җиңүләре белән шатландырып торалар.

 

Әле менә күптән түгел Зәй-Каратай мәктәбе китапханәчесе Резедә Камалетдинова “Иң яхшы мәктәп китапханәчесе -2022” республика конкурсында катнашып, “Югары һөнәри осталык” номинациясендә җиңү яулады.

Мәктәп китапханәчесе китаплар белән тулы бүлмәдә китап биреп кенә утырмый. Бүгенге заманда китапханәчеләр күп төрле эшне башкара. Зәй-Каратай мәктәбендә эшләүче Резедә Камалетдинова беренче чиратта – ул татар теле укытучысы, балаларга телебезнең асылын, аның матур үрнәкләрен аңлата, ул сыйныф җитәкчесе дә.  Мәктәп китапханәчесе – үзе аерым вазифа.

“Укучыларны китапка тарту, матур әдәбият белән кызыктыру – бүгенге көндә җиңел түгел. Шулай да мәктәп укучыларын китапка тартуның төрле юлларын, төрле кызыксындыру алымнарын кулланып эшлибез. Укучыларыбыз укый, тырыша, китапханә уздырган чараларда катнаша”, - дип сөйли Резедә Камил кызы.

Әлеге вазифада 8 елдан артык эшләүче Резедә ханым авыл мәктәбе китапханәчеләре арасында уздырылган конкурста муниципаль этапта 1нче урынны алгач, финалга чыга һәм Казанда республика Мәгариф министрлыгында да үзләренең эшләрен тәкъдим итәргә, анда да янәдән сынау узарга туры килә.

Әйтергә кирәк, Лениногорск районыннан ул үзе генә әлеге конкурста катнаша, шәһәр мәктәпләре китапханәчеләре арасыннан башка кеше булмый. “Казанда финалда эшебезне республика Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Татарстан Мәгариф үсеше институты хезмәткәрләре каршында якладык. Ике телдә дә чыгыш ясадым, сорауларга да җаваплар бирдем. Каушадым да кебек”, - ди ул. Аннан соң бераз вакыт үткәч, нәтиҗәләрне хәбәр итәләр. Шатлыклы хәбәр безнең китапханәчебез Резедә Камил кызын тагын да канатланып эшләргә этәрә.

Ул Һәр дата уңаеннан ул китапханәдә китап күргәзмәсе әзерли. Күренекле якташларны үсеп килүче буынга күрсәтү, аңлату буенча да зур эш алып бара. “Укучылар саны аз булса да, әдәби викториналар, интеллектуаль уеннар үткәрелә. Беренче сыйныфка кабул итүгә, аларны китаплар иле белән таныштырабыз. Шулай ук авыл китапханәсе, Гүзәлия Фәхретдинова белән ныклы элемтәдә торабыз, бергә эшлибез”, - ди Резедә ханым.

Китаплар пөхтә, чиста булсын – китапханәченең укучыларга куйган таләбе. Аның ничек үтәлгәнен Резедә Камиловна гел тикшереп тора.  Һәрдаим уку әсбаплары һәм китаплар торышы тикшерелә, тышлап куймаучыларга кисәтү ясала. Резедә ханым акцияләрне дә калдырмаска тырыша, алай гына да түгел, гаилә белән бергәләп укырга дә җәлеп итә белә, әйтик, «Читающая мама – читающая страна» республика конкурсының муниципаль этабында аның укучысы Даниэл Кәримов әнисе белән призерлар исемлегенә керде.

Иҗат эше дә аңа чит түгел, шулкадәр китап укып, туган телен яратып эшләүче укытучыга ничек чит булсын инде. Шигырьләрне Резедә Камалетдинова үзе дә яза, китап уку буенча  “әдәби марафоннар”да катнаша. Укучыларын да иҗатка тарта, бергәләп шигырь язалар.
“Мәктәбебез матур, җылы, барысы да өр-яңа. Спорт залы, ашханәсе эшләп тора, укырга барлык мөмкинлекләр бар. Кызганыч, балалар саны аз булу гына борчый. Авыл картаймасын иде, укучыларыбыз кимемәсен иде”, - ди 26 ел педагоглык стажы булган Резедә Камил кызы.

 

Язма тулысы белән 16 декабрь санында "Заман сулышы" газетында басылды.

Фотолар: Резеда Камалетдинова тарафыннан тәкъдим ителде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев