Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Зәй-Каратайның “Рәйхан” ансамбле бердәм булып участокта тавыш бирделәр һәм концерт номерлары тәкъдим иттеләр

Зәй-Каратай авылндагы 1813нче сайлау участогында 9.00 сәгатьтә концерт башланды.

Авылның “Рәйхан” ансамбле тулы составта сайлау участогына килеп, үз тавышларын бирделәр. Аннары исә “Исәнме, алтын көз” дигән ял концертында катнаштылар.

“Рәйхан” ансамбле – Бөтенроссия, республикакүләм , муниципаль фестиваль-конкурслар катнашучысы, җиңүчесе, гел призлы урыннар белән кайталар. Ансамбль җитәкчесе – баянчы Рөстәм Идиятов. Ансамбльдәге апалар –  авылның  мәдәни учагын сүндермичә саклаучылар. 

Зәй-Каратай сайлау участогында тавыш бирү актив рәвештә бара. Мәдәният йорты каршында концерт номерлары тәкъдим итәләр. Мәдәният йортында фотозона да ясалган. Көзге уңыштан, көзге нигъмәттән матур итеп күргәзмә дә ясап куйганнар. 

Сайлау участогы 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев