Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Зәй-Каратайның «Рәйхан» ансамбле мөнәҗәтләр фестивалендә беренче урын алды

16 сентябрь көнне Бөгелмәдә Россиякүләм «Милли моң» мөнәҗәтләр фестивале узды.

Быелгы фестиваль Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлап үткәрелә. Бәйгене оештыручылар булып Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге тора.

Фестивальдә Лениногорск районыннан Кирлегәч һәм Зәй-Каратай авылларыннан мөслимәләр катнашты.

Конкурс ике номинациядә узды: «Соло» һәм «Ансамбльләр». Бәя бирүчеләр башкару осталыгына, образлы эчтәлекне эмоциональ яктан бирә белүгә, ачык дикция һәм аһәңле яңгырашка, интонациягә, репертуарга, сәхнә костюмының ислам кануннарына туры килүенә һ.б. игътибар иткән.

Ансамбльләр номинациясендә Зәй-Каратайдан  "Рәйхан" ансамбле лаеклы 1 урын алды, ә соло башкаручылар арасында Тәслимә Шәрипова 3 урын яулады. Лениногорск мөхтәсибәте барлык катнашучыларга рәхмәтен җиткерә., дип хәбәр итә мөхтәсибәт телеграм-каналда.

 

  • Мөнәҗәтләр башкару фестивале халык арасында татар-мөселман традицияләрен популярлаштыру, татар телен һәм милли-мәдәни мирасны барлау, саклау, үстерү, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр арасында дуслык җепләрен ныгыту максатыннан оештырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев