Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Зеленая Роща мәктәбе укучылары товарларны дистанцион ысул белән алу турында лекциядә катнаштылар

Хәзерге вакытта кулланучылар арасында товарларны дистанцион ысул белән сатып алу аеруча актуальләшә бара.

 

Дистанцион сатып алу турында төрле фикерләр бар, кемгәдер ошый, җайлы, диләр. Тик бу очракта дистанцион ысул белән сәүдә итүдәге үзенчәлекләр  турында белергә кирәк. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең белгеч-эксперты Наталья Платонова һәм  Лениногорск Башкарма комитетының икътисад бүлеге белгече Эльмира Вакулюк белән берлектә Зеленая Роща мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары өчен лекция үткәрделәр.

Дистанцион сәүдә итүнең төп үзенчәлеге - кулланучының товарның үзе һәм товар үрнәге белән дә аны алганчыга кадәр шәхсән таныша алмавы Чара барышында укучыларга конкрет мисалларда «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның кулланучы мәнфәгате өчен ничек эшләвен, кулланучы үз хокукларын ничек  итеп мөстәкыйль рәвештә яклый алуын аңлаттылар.

Лекция ахырында кулланучылар өчен мәгълүмат тупланган брошюралар һәм белешмәлекләр таратылды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев