Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Үзенчәлекле чаналарда таудан җилдерделәр генә (+фотолар)

Лениногорскида беренче тапкыр “Татнефть” җәмгыяте тарафыннан оештырылган креатив чаналар фестивале узды. Яңа ел бәйрәмнәрендә узган иң күңелле чараларның берсе булды ул.


Креатив чаналар конкурсында катнашырга районның ерактагы авылыннан да килгән иделәр. Чаналар бизәлеше төрлелегенә исең китәрлек: монда совет пионерлары да, Кыш бабай белән Кар кызы да, татар әкиятләре персонажлары да, яраткан мультфильм геройлары да бар иде. Шәһәр һәм район предприятие-оешмалары тарафыннан  7 экипаж тәкъдим ителде.

Осталыкны һәм фантазияне эшкә җигеп ясаган чаналарда финишка кадәр барып җитү – конкурсның төп шарты иде. Шулай ук таудан төшәр алдыннан үзенчәлекле жанр ясау – өстәмә балл бирде.

“Полосатый рейс” командасы составында социаль программаларны озату Үзәге һәм “Татнефть” компаниясенең бизнеска хезмәт күрсәтү Үзәге хезмәткәрләре үз чаналарына 2022 ел символы – Юлбарсны җигеп килгәннәр. Кыш бабай һәм Кар кызы чанада фестивальне карарга килгән тамашачыларны сәламли.

Балалар иҗат йорты педагоглары мәктәп формасы һәм пионер галстуклары белән ерактан җәлеп итеп тордылар. Барабаннарда куар-кодларга кадәр ясаганнар.

Балалар иҗат йортының укучылары – фестивальдә иң яшь катнашучылар. “Мультяшки” командасы үз чаналарын фанерадан ясап килгәннәр. Әлбәттә, оста педагоглары булышкан. 11 яшьлек Әмир кечкенә юлбарс костюмында иде. “Тизрәк таудан төшәсе килә, безнең чана шуармы икән?”- ди.

“Өч койрык, өч аяк” командасы –  “Лениногорскнефть” идарәсенең производство хезмәт күрсәтү цехы хезмәткәрләре “Леопольд” чана-автомобиль ясаганнар. Ул машинада барысы да бар: руль, фаралар, магнитола, көзгеләр куелган.
Команданың фестивальгә әзерлеге күренеп тора иде. Чананы тәкъдим итүләре дә җайлы гына килеп чыкты.

-    Чананы ясаганда крагис, шөрепләр һәм ОСП кулландык. Без чананы чын күңелебезне биреп эшләдек, һәрберебезнең күңеленә “Леопольд” мультфильмы якын бит, - ди ЦПО слесарь-ремонтчысы  Динар Якупов.
Аниматорлар балаларның күңелен ачты, алар белән уеннар уйнадылар. Балалар конкурсларда да катнашты. Оештыручыларның берсе – Дилә Мазанкина әйтүенчә, Лениногорск халкының күңеленә фестиваль хуш килде. “Җылы атмосферада узды, командаларны берләштерде”, - ди ул.

Беренче, икенче, өченче урын алучыларга һәм номинацияләрдә җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. “Иң креатив чана” исемен “Лениногорскнефть” идарәсенең производство хезмәт күрсәтү цехы командасы алды.

Наталья Звонарёва
ФОТОЛАР:  Сергей Трусов.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев