Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Зөлфия Мөхәмәтҗановадан өр-яңа шигырь: "Ярый әле, кызлар, без бар"

Мең холыклы, мең фигыльле, Кыяфәте мең төрле. Диңгезләр кебек ярсу да, Карурман кебек серле. Уч төбендә кебек үзе, Буй җитмәслек биек тә, Якты йөзле, тәмле сүзле, Туя алмаслык сөеп тә. Кызым, апа, сеңел, килен, Хатын, әби, Әни - Әнкәй. Ул берүзе һәм күп кырлы - Аңа куярлык һәйкәл! Җитмеш төрле...

Мең холыклы, мең фигыльле,
Кыяфәте мең төрле.
Диңгезләр кебек ярсу да,
Карурман кебек серле.
Уч төбендә кебек үзе,
Буй җитмәслек биек тә,
Якты йөзле, тәмле сүзле,
Туя алмаслык сөеп тә.
Кызым, апа, сеңел, килен,
Хатын, әби, Әни - Әнкәй.
Ул берүзе һәм күп кырлы -
Аңа куярлык һәйкәл!
Җитмеш төрле һөнәр белә,
Йөрәк яраңны бәйли.
Бар да тәртиптә булсын, дип,
Акыл белән хәйләли.
Аның өчен җырлар туа,
Рәссамнар ясый рәсем.
Бу дөньяга килгән өчен
Бурычлы аңа һәркем.
Хатын-кыз бу, гүзәл зат ул,
Гаять нәфис, нәзберек.
Якынына тия күрмә-
Яклар таш кыя кебек.
Хатын-кызлар көне бүген,
Бәйрәмебез белән, кызлар.
Дөнья тоткасы булырга
Әле ярый бүген без бар!
Зөлфия Мөхәмәтҗанова.
8.03.2018

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев