1 июнь татар эстрадасы җырчысы Винарис Илъегет өчен моңсулы көн
Җәйнең беренче көне - 1 июнь татар эстрадасы җырчысы Винарис Илъегет өчен моңсулы көн. Моннан ике ел элек ул көнне Винарисның әнисе вафат булды.
“Әнием онкология белән чирләде. Без бу явыз чир белән 9 ел буе көрәштек. Әнине булдыра алганча яшәтергә тырыштык. Кызганыч, ул коронавирус дигән зәхмәтне йоктырды. Үләренә 7 көн кала хастаханәдә ятты. Әниемне бик сагынам. Үзе исән чагында аңа багышлап “Кичер мине, әнкәй” җырын яздырган идем. Әнием ишетеп калган соңгы җырларның берсе бу”, - диде Винарис.
Җырчы Сабан туйларына әзерләнүен дә сөйләде. “Быел Аксубай һәм Башкортстан якларына чакырдылар. Хәтта Казахстан белән Белоруссиягә дә барачакмын. Гомумән, җәйне актив үткәрәм. Ялларым булса, төрле шәһәрләргә барып, тарихи урыннарны карап йөрергә яратам. Мөмкинлек һәм сәламәтлек булганда, йөреп калырга кирәк”, - ди Винарис.
http://arskmedia.ru/news/yaalyklar/vinaris-ileget-9-el-bue-yaman-chir-beln-krshtek
https://vk.com/vinaris_star фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев