Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Элвин Грейның кайсыбыз ярата? Аның иҗатын үз итәсезме?

Элвин Грейның Казанда буласы концертларына 60 процент тирәсе генә билет сатылган. Элвин Грей үзенең элекке популярлыгын югалтып бара бугай. Бу хакта «Иптәшләр. Татарлар» телеграм каналы яза.

«Аудиториягә кызык булмый башлагач, вакытында китә белергә кирәк», — дигән телеграм канал.

Чыннан да, Элвин Грейның 30, 31 март һәм 1 апрель көннәрендә «Пирамида»да узачак концертларына билетлар начар сатылган. Берничә ел элек кенә бөтен концертларында халык шыгрым тулы була иде. Ул елларда Элвин Грей хәтта ирәебрәк тә киткән иде. Үзе турында Салават Фәтхетдинов «Алай җырларга ярамый» дигәч, ул «Казан Арена»да концерт оештырырга һәм кемгә күпме халык килгәнен чагыштырырга тәкъдим итте. Салават вакланмады.

Салават бүген дә  популярлыгын югалтмый, ә менә Элвин Грейга уйланырга урын бар булса кирәк.

«Мин аңлап бетермәдем, барысы да ул дип акылдан яза иде бит», — дип комментарий калдырган бу уңайдан берәү. «Игътибарың музыкага түгел, ә сәхнәдәшләрең белән конфликтларга юнәлсә, шулай була инде ул», — дип җавап кайтарган аңа икенчесе.

https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-03-27/egetne-populyarlygy-kimime-ll-2745611

https://vk.com/elvin_grey_musics фото алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев