Гөлдания Хәйруллина: «Җирләгәндә, беткән идем инде…»
Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина белән әңгәмә кордык. Ул укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
"Мин Аллаһы Тәгаләдән: «Миңа акыллы, эчми-тартмый торган егет бир», - дип сораган идем. Аллаһы Тәгалә мине ишетте.
Рөстәм бик акыллы, төпле кеше, без бер дулкындагы, бер фикердәге кешеләр идек. Җылы 21 март көнендә туебыз булды. Без 25 ел бәхетле гомер кичердек. Рөстәм каты авырудан күз алдыбызда сүнде. Хастаханәдә үлде. Төннәрен йокламагач, Лилияне чакырдым. Кызыбыз килгән көнне китеп тә барды. Аны югалту бик авыр булды. Кызым, туганнар, дуслар көч бирде. Җирләгәндә, беткән идем инде… Хәтта тамактан ризык та үтми иде.
Мин үземне тәрбияләргә тырыштым. Рөстәмнең мирасын барлый башладым. Халыкка чыгарасы бик күп җыры калды аның. Кайберләренең сүз авторлары билгесез иде, икенчеләренең бер куплеты гына бар. Бик күп эшләнелде, иртәнгә чаклы утыра идем. Казанда Г.Камал театрында искә алу концерты үткәрдек. Аның җырларын халкыбызның яраткан җырчылары Хәния Фәрхи, Зөһрә Сәхәбиева, Салават, Айдар Галимов, Илсаф, Гүзәл Уразова, Ришат Фазлыйәхмәтов, үзем, Лилия һәм башкалар җырлады. Рөстәмнең җырчыларга бирәсе җырлары күп әле.
https://matbugat.ru/news/?id=36870
Фото Матбугат.ру алынды
Зөлфия Галим
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев