Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова “Мин кияүгә чыгам” дигән җыр яздырган. Җырчы яңа җырына клип та төшереп өлгергән. “Утсыз төтен булмый”, ди. Ни өчен мондый җыр җырлавын Гөлнараның үзеннән сорадык.
- Гөлнара, ни өчен нәкъ менә шушы темага җырларга булдың?
- Тапталмаган тема бит. Туй турында җырлар күп, ә кияүгә чыгу турында җырлар бик сирәк.
- Өченче тапкыр кияүгә чыкмыйсыңдыр бит?
- Бу җыр юкка гына язылмады, билгеле. Чыгачакмын! Ләкин бу юлы шәхси тормышымны сер итеп калдырачакмын.
“Мин кияүгә чыгам” җырының авторлары – Роза Мостафиева белән Рәсим Рахматуллин.
Клип июль аенда чыгар дип көтелә.
Эльвира ШАКИРОВА
Нет комментариев