Илназ Баһ: Тормыш булгач, төрле чаклары була, савыт-саба шалтырамыйча тормый
15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм алдыннан «Ни хәл?» сәхифәсенә танылган гаиләләрне кунакка чакырып, бәхетле гаилә кору серләре турында сораштык.
Илназ Баһ, җырчы:
— Гаилә бәхетенең сере гади инде – бер-береңне аңлап, яратып яшәү. Тормыш булгач, төрле чаклары була, савыт-саба шалтырамыйча тормый. Тормыш иткәндә иптәшеңне аңлау, бер-береңә юл куя, вакытында сүрелә белү мөһим. Аннан соң, безнең гаиләдә эш бүлешү юк. Гүзәлгә – бәрәңге җире казырга, миңа ашау-эчү ягын карарга да туры килә кайчак. Бу – синең эш, син эшлә, дигән нәрсә юк. Әйткәнемчә, яратудан күп нәрсә тора. Яратсаң, бар да җайлаша ул. Шуңа күрә һәммәгезгә мәхәббәт телим!
https://vatantat.ru/2022/05/81991/ фото һәм мәгълүмат алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев