Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Илсөя Бәдретдинова: «Кем соң мин шулкадәр?»

Бунтарь. Үҗәт. Үзгә. Татарстанның атказанган артисты (ниһаять!) Илсөя Бәдретдинованы шушы 3 сүз белән генә тасвирласаң да, аның көчлелеге, турылыгы, кешелеклелеге һәм үзгә бер иҗаты шушы сүзләргә сыеп бетәр күк.

Социаль челтәрләрдә уздырылган сораштыру буенча, татар эстрадасының иң популяр артисты ул – Илсөя Бәдретдинова. Син бу хакта үзең ни уйлыйсың?

Бервакытта да алай дип уйлаганым юк. Андый әйберне халык хәл итәргә тиеш. Мин фәкать үз эшемне генә эшлим, «беренче булам» дип эшләгәнем юк.

– Илсөя апа, сәхнәдә бер «сүнеп» алганнан соң, кабат «янып» китүче артистлар юк диярлек. Ә син икенче тапкыр, гомумән, «ташкын булып» килеп кердең.

– Бөтен образны, җырларны, кыяфәтне үзгәртеп килеп керергә туры килде шул. Ул вакытта шулай кирәк иде. Минем бүтән чарам юк иде, Гөлинә. «Туктарга» дигән уй башыма да килмәде. Мин беркайчан да «нәтиҗәсе нинди булыр икән» дип эшләмим. Күңел кушканча эшлим дә эшлим, эшлим дә эшлим, һәм шуннан берәр нәрсә килеп чыга. Ниндидер расчетлар, стратегиялар төзеп, «менә болай итсәң, болай булачак» дип «шахмат уйнамыйм», минем аңа башым юк.

– Олы кайгылар күргәннән соң да, син үз урыныңны югалтмадың. Эчең ялкын, тышың салкын булып кала бирде...

– Сиздермәскә тырыштым. Синең артист язмышың, күңел халәтең беркемгә дә кызык түгел. Беребезнең дә «чиләге буш түгел», бөтенебезнең дә күңелендә нәрсәдер бар. Кемдә юк инде ул?! Ул халәттән чыга белергә генә кирәк. Мин, гомумән, ниндидер проблемаларны кешегә сөйли торган кеше түгел. «Кирәкме инде аңа синең моң-зарың?» – дим дә, эндәшмим. Ничек тә булса, мин үзем…

– Әле кайчан гына сәяси темаларны яктырткан Илсөя белән бүген «карандашым-китабым»а бөтен яшьләрне биетә алган Илсөя Бәдретдинованың тамашачысы да шул ук. 20 ел буе үз тамашачыңны ничек саклап кала алдың?

– Әкрен генә күчердем дип уйлыйм. Теге җырларны да кертеп, бу җырларны да кушып, салмак кына бергә атладык.

– Шулай да, синең иң тугры тамашачың ул – ак яулыклы әбиләр бугай.

– Аһ, кайвакыт сәхнәгә менеп шундый сүзләр әйтеп куялар, име. Үзләренең куллары калтырый, көч-хәл белән генә атлап йөриләр, җанашларым. Әмма әллә никадәрле ерак юл үтеп, минем концертыма, үз куллары белән бәйләп, мамык шәлләр, җылы оекбашлар күтәреп киләләр. «Сине якыннан бер күрү иде хыялым, кызым. Инде үлсәм дә ярый», я анда «Бер фотога төшәр өчен генә килдем яныңа, балам», – диюләре үзәкне өзә, белсәң. Кем соң мин шулкадәр, минем әнидән дә олырак апалар килепрәхмәт укып баш иярлек? Шундый чакларда мин, гомумән, югалып калам. Мин бит бары үз эшемне генә эшлим. Нигә артистларны зурлаган кебек табибларны зурламыйлар? Алар бит күпме кешенең гомерен саклап кала, безнең язмыш та бит, кайчак, алар кулында. Я булмаса, идән юучы апаларны гына алыйк. Нигә алар белән фотога төшмәскә, мәсәлән? Алар да бит безнең кебек үк үз эшен яратып эшлиләр. Артистны артист булган өчен генә күтәрергә кирәкми. Без барыбыз да – кешеләр. Игътибарга һәркайсыбыз лаек. Кешене үзенең кирәклеген тою көчле итә! Шуңа күрә, беркемгә дә җылы сүзебезне жәлләмик. Безнең бит аннан бер җиребез дә кителми, ә кемнеңдер бер сүздән дә күңеле була.

– Җырлар, гомумән, ничек языла? Синең җырларның исемнәре дә үзенчәлекле бит әле. «Нервымда уйнамале», «Әйдә, бераз тиле булыйк», «Бозам да сызам» дисеңме...

 У-у-у, анысы – үзе бер тарих. Авторларга минем белән эшләве бик авыр. Моны шагыйрьләр дә, композиторлар да, аранжировщиклар да әйтә. Миңа бик күп әзер җырлар җибәрәләр. Менә ал да яса бит инде, име? Юк менә, минеке түгел инде. Мин башта ниндидер тема уйлап табам, аннан шагыйрьләр белән очрашып, шул уйлап тапкан «тараканнарны» сөйләп, аларны җәфалый башлыйм. Әле үземә ошаган текст булмыйча көй язарга бирә алмыйм. Анысы әзер булды дигәч кенә, көе белән «чиләнеп» бетәләр.

– Ә үзеңә кайсы автор белән эшләве җиңел?

– Мине Ренат Галиәскәр белән Гөлүсә Шаһбан аңлый инде аңласа. Алай да әле «миңа менә мондый тема кирәк» дип кенә түгел, берничә тапкыр очрашып, күңелдәгене сөйләп, «менә шушылайрак күрәм мин аны» дип аңлата-аңлата, 100 тапкыр үзгәртеп, әйткәләшеп бетеп, «синеке шул булыр инде» дия-дия язып бетерәбез дә, ахыр чиктә барыбер мин теләгәнчә була ул үзе.

– Исем дигәннән... «Халык артисты»н бирер вакыт җиткәч, «атказанган» исемен алу сәер түгелме?

– Бирделәр бит инде. Әгәр дә «шулай кирәк» дип тапканнар икән, рәхмәттән башка сүз юк. Минем өчен ул – бик дәрәҗәле исем.

– «Бөтен кеше сатып алып бетерде бит инде, Илсөя. Син ник алмыйсың, акчаң юкмы әллә?» – диючеләр дә шактый булды шикелле...

– Мин артыннан да йөрмәдем, сатып та алмадым. Шуңа ул – минем өчен бик зур күрсәткеч. Сатып алган очракта да, аны бит әле дәлилләргә кирәк. Бәлки, алай дип, зурдан кубып сөйлибездер. Тик торганнан гына бирелә торган исем түгел бит ул.

– Сәхнә күлмәкләреңнең барысы да махсус тегеләме?

– Махсус тегелә. Дизайнер Алинә белән кайсы җырга нинди күлмәк кирәген, төркемдәге артистларны ничек киендерәсен икәү утырып сөйләшәбез. Аларның киемен дә килделе-киттеле итеп кенә түгел, кабатланмасын өчен, заказ белән кайтартабыз. Үзенә күрә тырышабыз инде.

– Сәхнәдән китсәң, нинди өлкәдә эшләр идең?

– Ник, мин ач ята алмыйм инде, кая да булса керермен әле. Кем ашата, ди, мине. Бәлки, журналист булып эшләрмен әле, бәлки, продюсер булып.

– Продюсерларга авыр.

– Авыр, сүз дә юк. Ә кемгә җиңел?

– «Диван бизнесы»ң, һәрхәлдә, җиңелрәк булырдыр. Бизнесвумен гына булсаң?

– Кит әле бар, чыкмый миннән бизнесмен. Саттым бит инде мин аны шундук. Миннән берәрсе «пожалуйста» дип сораса, биреп җибәрә торган гадәтем бар. Кибет ачылган гына мәлләрдә, бер апа килде дә: «И-и-и, кыйбат бит бу, кызым. Мин гомеремдә дә мондый диван күрмәм шул инде», – дигәч, жәлләдем дә, бирдем дә җибәрдем шул диванны. Шуның белән бизнес бетте дә китте.

– Илфаксыз тормыш ул – нинди?

– Искә алмаган бер көнем дә юк. Сәхнә артында берәр ситуация килеп чыкса да, «менә бу ситуациядә Илфак нишләр иде икән?» дип уйлыйм. Күп әйбергә аның күзлегеннән карыйм. Бала тәрбияләгәндә дә. «Нариман белән зурлар белән сөйләшкән кебек сөйләш. Ул – ир бала. Үзенең фикерен әйтергә куркып тормасын», – диеп өйрәтә иде. Бүгенге көндә дә Илфакның шул киңәшләрен тотып яшим. Яшәргә тырышам.

https://intertat.tatar/news/ilsoya-badretdinova-kem-son-min-sulkadar-5854880

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев