Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Илсөя Бәдретдинова: "Аерылыша алмыйча елап беткән идек"

Татар эстрадасының танылган җырчысы Илсөя Бәдретдинова туган ягы Лениногорск районы Иске Шөгер авылында сыйныфташлары белән очрашуда булган. Быел Илсөянең мәктәпне тәмамлавына 25 ел тулган икән.

“Безнең сыйныф бик тату иде. Әле дә “общий” чатта сөйләшеп торабыз, җае чыккан саен очрашабыз. Сыйныфта без тугыз кеше укыдык, һәркайсының исем-фамилиясен, туган көннәрен хәтерлим. Киләсе елга очрашуга балаларны да алып киләбез дип сөйләштек. 

Беренче укытучыбыз – Гөлисә апа Вәсимовна. Очрашуга аны да чакырдык. Гөлисә апабызга бик матур кыр чәчәкләре җыеп бирдек, ә ул безгә үзе җыйган җиләкләрне алып менде. Бик сабыр, акыллы мөгаллим. 6 яшьтән алып укытты безне. Аерылыша алмыйча елап беткән идек. Бүгенге көндә дә аралашып яшибез. Элегрәк очрашуга башка укытучыларыбызны да чакыра идек. Кызганыч, кайберләре инде китеп барды, ә кайберләре олыгайды, очрашуларга килә алмый. Алар түгел, үзебез дә олыгайдык инде”, - дип сөйләде безгә Илсөя. 

http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ilsya-bdretdinova-aerylysha-almyycha-elap-betkn-idek

https://vk.com/ilsiya_badretdinova фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев