Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы кинода төшә башлаган
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы кинода төшә башлаган

Ландыш Нигъмәтҗанова сөенече белән уртаклашты. Җырчының кызы Ләйлә кинога төшә башлаган. Бу хакта Ландыш үзе хәбәр итә.

"Ләйлә "Девочка Ау" дигән фильмда төшә башлады,  әлегә фильмның тизерын гына төшерделәр, калган съемкалар соңрак башланыр дип торалар.  

Фильм турында: Ләйлә аутист баланы уйнаячак, кызның исеме Айгөл, һәм бу бала югалачак... Ләкин ахыры әйбәт бетәчәк.   Фильм рус телендә булачак, менә шундый кыскача мәгълүмат" - дип язган ул социаль челтәрдә.  

Фото: https://vk.com/club7671742

https://matbugat.ru/news/?id=36949


Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы кинода төшә башлаган

Нет комментариев