Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Лилия Хәмитованың “Буран дулый” җырын күрдегезме әле? Яңача, заманча (+видео)

Руслан Трапезников белән Лилия Хәмитова “Буран дулый” җырын заманча итеп яздырганнар. Җырның клибы да әзер, аны социаль челтәрләрдән табарга мөмкин. “Буран дулый”ның яңа версиясе 23 февраль көнне барлык музыкаль мәйданчыкларга чыгачак, дип яза Матбугат.ру.

– “Буран дулый” җыры югалмады. Бүген дә ул минем репертуарымда. Бик актуаль. Кышкы, буранлы көннәрдә гел җырлаталар, ишеттерәләр. Элекке форматта җыр кыш темасы белән килеп керсә, Руслан белән җырлаганда, яз төсмерләре сизелә дип уйлыйм. Дөрестән дә, әлеге җырым яңа сулыш алды. Үземә бик ошады. Минем өчен экспромт булды, чөнки моңарчы ир-атлар белән дуэт яздырганым юк иде. Игътибар биргәнсездер, мин түбән тавышлы җырчы. Түбән тавышлы җырчылар белән дуэт башкару авыр да әле ул. Безнең бердәнбер җырчы Эльвира Хәйруллина белән тавышлар туры килде. Аның белән 3 дуэтыбыз бар. Ә монда яшь егет белән җырлау үземә дә бик кызык булды. Бу адымга авыррак бардым, чөнки бөтен якны да уйлап бетерергә кирәк. Җыр бозылмас микән дисең. Башта Руслан җырның аранжировкасын җибәрде. Әлбәттә, эш барышында ул аранжировка 3-4 мәртәбә үзгәрде. Аранжировкаларны, студияләрне, образларны һәм бар булган мәшәкать ягын Руслан үз өстенә алды. Шушы яшемә җитеп, дөрестән дә, үземне хатын-кыз буларак хис иттем. Чөнки бу очракта мин ир-ат артыннан бардым. Ул ир-ат Руслан булды. Әйткән җиргә барып, әйткәнне эшләп йөрүче генә булдым. Чөнки яшьләр барыбер яңача уйлый. Бу проектка 99 % Русланның  хезмәте керде дисәм, ялгышмамдыр, — дигән Лилия.

Җыр да заманча, яшьләрчәгә үзгәртелгән, Лилия Хәмитова да клипта бөтенләй аңа хас булмаган яңа образда. Әлбәттә, әлеге яңалыкны яратып кабул итүчесе дә, тәнкыйтьләүчесе дә табылыр.

"Ватаным Татарстан" сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев