Римма Никитина үз көче белән максатына таба атлаучы тырыш кыз
Римма Никитина – эстраданың үзенчәлекле җырчысы. Күпләр аның уңышка ирешүенә, танылуына ышанмады. Әмма ул – үз көче белән максатына таба атлаучы тырыш кыз.
– Римма, ялгышмасам, әти-әниең сине малай була дип көткән?
– Безнең дүрт яшькә өлкәнрәк бертуган апабыз Альбина бар. Шуңадырмы, әти әнигә: “Ун кыз тапсаң да, бер малай алып кайт миңа”, – дигән. Без туганчы, әни балаларының игезәк икәнен белмәгән, шуңа да малай була дип көткән. Игезәк сыңарым – 3500 грамм, ә мин 1900 грамм булып туганмын. Тугач та, кычкырмаганмын, мине үлә дип уйлаганнар. Кечкенә булгач, кулга тотарга да курыкканнар. Әни Венера исемен кушмакчы булган, ләкин әти: “Минем кызым Римма Никитина булачак”, – дигән. Игезәк сыңарым – Тимофей исемле.
– Җырчы булу балачак хыялымы?
– Бу күбрәк әтиемнең хыялы, ул артист булуымны теләде. Тавышым әбинекенә охшаган, әнинең әнисе нәзек тавыш белән җырлаган. Әни үзе дә матур җырлый ул. Мин көненә алты чакрым йөгерә идем. Шуңа күрә полициядә җинаять эшләре бүлегендә эшләргә теләдем. Тик мин каннан нык куркам, анализ биргәндә дә аңымны югалтырга мөмкинмен. Нәтиҗәдә Казан дәүләт мәдәният институтының иҗтимагый-мәдәни эшчәнлек факультетына укырга кердем. Вокал бүлегенә керергә акча кирәк иде, андый мөмкинлек булмады. Ә балачак хыялымны клипларымда тормышка ашырам: еш кына хәрби образларда төшәм.
– Син бик яшьли әтисез калгансың. Әти кызы булуың, аны яратуың җырларыңда чагыла...
– Әтием 11 ел элек 3 гыйнвар көнне 49 яшендә китеп барды. Чынлап та, мин – әти кызы. Бүгенгә кадәр әтине юксынып яшим. Әти авариягә эләккәннән соң, өч ай гына яшәп калды. Үлер алдыннан “Кабергә чәчкәләр салам” җырымны еш тыңлаган. Китәсен сизгәндер инде. Әти белән бәйле бер әйбер күңелдә үкенеч булып калды. 2011 елны каршы алырга авылга кайтам дип әтигә вәгъдә биреп киттем. Ләкин ул елны шундый көчле буран булды, әни: “Юлга кар салган, кайта күрмә берүк, китә алмассың”, – дип шалтыратты. Чөнки концертлар белән гастрольләргә китәсе бар иде. Кайтам дип китеп, кайтмавым күңелдә калды. Яңа ел төнендә телевизордан Илсөя Бәдретдинованың чыршы турындагы җырын куйганнар. Мин анда куян булып биеп йөрдем. Әти мине күреп: “Минем кызым бит бу!” – дип горурланып караган. Әти үләсе көн алдыннан Кировка концертка бардык. Клуб шундый салкын иде, аякларым берни дә тоймады. Шулчак күңелдә, нәрсәдер була ахры, дигән уй узды. Шул көнне әтинең үлгәнен төштә күрдем. Әти үлгән көнне сигез тапкыр аңымны җуйдым. Әни бу бала үлер инде, дип курыккан.
– Заманында син Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләдең. Ул вакытта Илфак Шиһапов та исән иде. Алар төркеменә ничек эләктең?
– Илфак абый беренче тапкыр мине кастингта, аннары бер концертта күргән. Шуннан соң җырлар яздырырга киңәш итте һәм телефон номерымны алып калды. Бу сөйләшүдән соң ике җыр яздырдым. Берничә айдан Илфак абый үзләренә чакырып шалтыратты. Җырлавымны ошатты, Илсөя апа белән дә уртак телне тиз таптык. Шулай итеп, мин алар төркемендә калдым һәм 10 ел эшләдем.
– Илфакның нинди киңәшләре исеңдә калды?
– Аңа бик рәхмәтлемен. Мине күреп алып, үзләренә чакырып, күп нәрсәгә өйрәтте. Һәрвакыт төпле киңәшләр бирә иде. Һинд телендә попурри яздыргач, Илфак абый: “Бу җыр сине гомер буе ашатачак”, – диде. Шулай булды да. Ураза вакытында татар артистлары эшсез утырганда, рус мәҗлесләрендә шушы җыр белән акча эшлим. Ул җырны җырлаганда кия торган һинд киемнәрен инде әллә ничә тапкыр алыштырдым, ә җырны әле дә сорыйлар. Әти үлгәч, җырларга күңел тартмады. Ә Илфак абый мине депрессиядән чыгарды. “Әтиең синең җырчы булуыңны теләгән, син аның теләген үтәргә тиеш”, – диде. Ул гениаль продюсер иде. Исән булса, Илфак абый хәзер акчада коенып яшәр иде.
– Ни өчен Илсөядән киттең?
– Бу темага сөйләшәсем килми. Башта бик үпкәләгән идем, ләкин хәзер барысы да онытылды. Шуны гына әйтә алам: бу хәлдән соң дөньяда якын дуслар булмавын аңладым. Аралаша торган дусларым бар, ләкин аларны артык якын китермәскә тырышам. Илсөя апа миңа дус та, апа да, икенче әнием дә иде. Без бер гаилә кебек булдык. Аның белән дүрт ел инде сөйләшкән юк. Бу хәл зур сабак булды, мине тагын да көчлерәк итте.
– Хәния Фәрхинең “Сагынам сине, Питрәч” җырын рөхсәт алып җырлыйсыңмы?
– Питрәчтә тууым белән горурланам. Кая гына барсам да, мин – Питрәч кызы, дим. “Сагынам сине, Питрәч” җырына күптәннән кызыгып йөри идем. Габделхәй абыйга шалтыратып, җырны башкарырга рөхсәт сорадым. Җырны өлкәннәр белә, яшьләр бик белми иде. Ә минем Хәния апаныңы жырын яңартып яшьләр стилендә эшлисем килде. Быел Питрәч районы башлыгы чакыруы буенча шушы җыр белән Сабан туенда катнаштым. Үз районыма шулай зурлап чакырулары сөендерде. Бу җырның клибы да бар. Аны Питрәчнең истәлекле урыннарында төшердек. Районның сугыш ветераннарын да керттек.
– Бервакыт, мине татар җырчылары яратмый, дигән идең. Ни өчен?
– Минем турыда: “Җырчымени инде ул?” – диюче артистлар бар. Үземә дә килеп әйткәннәре булды. Кемнәр икәнен әйтмим. Римма Никитина булып үзем, үз тырышлыгым белән күтәрелдем. Бай сөяркәм дә, булышучым да юк. Соңгы тапкыр Казанда узган диско-концертка 700дән артык кеше килде. Пенза, Кузнецк, Ульяновск, Самара һәм башка өлкәләрдә концертларым гөрләп уза. Тик Татарстанда гына кабул итеп бетермиләр мине. Башкортстан якларына чакыру кабул иттем. Анда да яшьләр кызыксына. Үз өстемдә эшлим, биюгә йөри башладым. Моңа кадәр профессиональ бию белән шөгыльләнгәнем булмады. Унынчы сыйныфта укыганда, “Клон” сериалын карап биергә өйрәндем. Беренче курста укыганда, мәҗлесләрдә биеп 300 сум акча эшли идем. Бүген биеп җырлый торган җырчылар юк дәрәҗәсендә. Хыялым – “Татнефть Арена”ны җыю.
– Җырлар язарга сине нәрсә илһамландыра?
– Мәхәббәт һәм сагыш, югалту. Әгәр гашыйк булсам, бер-бер артлы җырлар яза башлаячакмын. Әти үлгәннән соң бик күп җыр язылды. 17 ел дәверендә язылган 100ләп җырым бар, 90 процентын үзем иҗат иттем.
Авыр чакларда үзеңне ничек кулга аласың?
– “Татнефть Арена”ны җыйганнан соң, бу уңышка ничек ирешүем, нинди сынаулар аша узуым турында китап чыгарачакмын. Ә сынаулар күп булды. Барысын да авыр кабул иттем, күңелгә тигәнннәре бик күп. Аллаһы Тәгалә бар ул, барысын да үз урынына куя. Елаган чакларым да була, күз яшен кешегә генә күрсәтмим. Үзем генә калганда хәтта акырып елыйм. Җәяү йөрү тынычландыра, уй-фикерләрне җыярга ярдәм итә.
– Син кайсы диндә?
– Әнием Рәкыя – Саба районы Килдебәк авылында үскән татар кызы, әтием Александр – Питрәч районы Сәрдә авылыннан керәшен егете. Без ике диндә үстек, ике динне дә тигез күрәбез. Быел Корбан бәйрәмендә әни исеменнән корбан чалдырдым. Ураза да, пост та тоттым.
– “Кайчан кияүгә чыгасың?” – дигән сорау баналь яңгыраса да, сорамыйча булдыра алмыйм...
– Чыгармынмы икән соң мин? (көлә) Яшь барган саен тиң ярыңны табу кыенлаша бара, чөнки инде акыл кергән. Яраткан кешем белән араларның өзелүен авыр һәм озак – ике еллап кичерәм. Соңгы тапкыр Мәскәү егете белән йөрдек. Инде туй көне дә билгеле иде. Ләкин ул көнче булды, җырчы булуыма каршы иде. Гомумән, безнең мөнәсәбәтләр баштан ук ялганнан башланды. Ул үзенең эшмәкәр булуын яшерде, бу хакта ярты елдан соң гына белдем. Мине акчага тикшерде, йөзек, шуба, хәтта машина бүләк итте, тик мин андый бүләкне кабул итмәдем. Хәзер ник алмаганмын икән дим (көлә). Кияүгә яратып чыгасым килә. Мәхәббәттән, игътибардан, наздан башка яши алмыйм. Ә акчаны үзем дә эшлим. Аллаһка шөкер, фатир да алдым. Әллә ни күп акча эшләмәсәм дә, үземә дә, ике балага да җитеп бара.
– Кем балалары ул, Римма? Ни өчен аларга ярдәм итәсең?
– Күп кеше аларны минем балалар дип уйлый. Эльза белән Адель – дустым Энҗенең балалары. Безнең танышуның сәбәпчесе – Эльза, ул минем барлык җырларны яттан белгән. Кызганыч, дүрт ел элек апрель аенда Шыгырданда яшәүче Энҗе белән Наилә Чүпрәледәге концертыма килгәндә, юл һәлакәтенә очрап һәлак булды. Чувашиядә танылуымда аларның өлеше зур. Ә моңа кадәр март аенда Энҗенең туган көнен билгеләп үткән идек. Шунда ул миңа: “Минем балаларны ташламаска сүз бир”, – диде. Ни өчен шулай әйтүе сәер булды. Энҗе иреннән аерылып, берүзе ике бала үстерә иде. Аның балалары әтисе белән әнисендә калды. Мин аларны үз балаларым кебек яратам. Аларга ярдәм иткән саен Аллаһы Тәгалә миңа күбрәк бирә. Ә Наиләнең ике баласын ире үстерә.
– “Татнефть Арена”да концерт куюдан тыш, тагын нинди хыялың бар?
– Кыз бала табырга хыялланам. Аның артист булуын теләмим. Гимнастикага бирер идем. Үзем тормышка ашыра алмаган хыялларны кызым аша чынга ашырыр идем.
http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/rimma-nikitina-nazdan-bashka-yashi-almyym
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев