Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Ришат Алиягә мәһәргә нәрсә биргән, Алия иренең фамилиясен алачакмы, сәхнәдә җырлаячакмы?

Ришат Төхвәтуллин социаль челтәрдә язылучыларының сорауларына җавап бирде. Билгеле булганча, ял көне Ришат белән Алиянең никахы булды. Сораулар да нигездә шәхси тормыш турында.

-    Ир ролендә ничек сезгә?
-    Әлегә берни дә аңламыйм. Никахтан соң күңел тынычланып калган сыман булды.

-    Туегыз кайчан була?
-    Җәй көне, июньдә.

-    Балалары һәм хатыны белән гастрольгә йөрүчеләргә нинди мөнәсәбәттә сез?
-    Әйбәт мөнәсәбәттә. Афәрин! Бу бик кыен.

-    Алиягә нинди мәһәр бирдегез?
-    Йөзек.

-    Ни өчен Алиягә җырларга рөхсәт бирмисез?
-    Алай түгел, уйлап чыгармагыз. Без беренче ел гына эшләмибез һәм моның никадәр авыр икәнен аңлыйбыз. Бу икебезнең тарафтан да уйлап кабул ителгән карар. Ул сәхнәдән китми, бары гастрольләргә генә йөрмәячәк.

-    Ни өчен тәкъдим белән суздыгыз?
-    Минем өчен бу – бик җитди адым. Тәкъдим бер тапкыр һәм гомерлеккә ясала, шуңа күрә озакка сузылды.

-    Алия сезнең фамилиягезне алачакмы?
-    Бу - мәҗбүри шарт.

-    Алия җырласын иде инде...
-    Дуслар, мин аны өйдә бикләп тотарга җыенмыйм. Алия шулай ук җырлар яздырыр, бәлки зур шәһәрләргә безнең белән гастрольләргә дә чыгар. Ләкин бөтен шәһәрләргә дә йөрмәячәк, гаиләдә бер кеше булса да өйдә торырга тиеш. Мин генә түгел, Алия дә шушы фикердә.

-    Кайда яшәргә планлаштырасыз?
-    Фатирда. Әлегә үзебезнең фатирда ремонт бара, шуңа күрә “снимать” итәбез.

-    Тәки Алия өйләндерде.
-    Мин үзем өйләндем!

-    Алия әти-әниегезгә ничек эндәшә?
-    Әти-әни дип.

-    Өйләнәм дигәч, язылучыларның саны әзәймәдеме?
-    Киресенчә.

-    Кайсы җырыгызны Алиягә багышлап чыгардыгыз?
-    “Зәңгәр күзләр”, “Сагынам”.

-    Сез бәхетлеме?
-    Әйе.

"Шәһри Казан" сайтыннан

Фото: Ришат Төхвәтуллинның ВКонтакте социаль челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев