Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Ризат Рамазанов: "Гел мәхәббәт турында гына җырлап йөреп булмас"

Татар эстрадасының танылган артисты Ризат Рамазанов белән үтеп барышлый гына әңгәмә корып алдык.

-    Ризат, улыгыз Рияз үсәме? 

-    Әйе, 12 майда улыбызга 1 яшь тулачак, Аллаһы боерса. Социаль челтәргә куябыз инде хәзер, кешегә күрсәтә башладык. Әти малае ул, йоклаганда да минем белән кочаклашып йоклый. Тәпи китәргә җыена.

-    Беркөнне ифтар үткәргәнсез икән?

-    Әйе, дус егетләрне чакырып, өйдә ифтар уздырдык. Айдар Тимербаев, Марат Мухин, Илфар Кәримов килде. “Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы Әнсар хәзрәт Мифтахов укыды.

-    Концертларыгыз күренми...

-    Әлегә концертлар юк, бәби үстерәбез. Көздән чыгарга исәп, Аллаһы теләсә.

-    Ризат, ни өчен гел мәхәббәт турында гына җырлыйсыз?

-    Алай ук димәс идем. Гел мәхәббәт турында гына җырлап йөреп булмас. Менә, мәсәлән, май аенда “Саубуллашыйк” җырына төшерелгән яңа клип дөнья күрәчәк. Анда коронавирус, мәктәптәге атыш, хәрби операция темалары сурәтләнә. 

http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/rizat-ramazanov-gel-mkhbbt-turynda-gyna-yrlap-yrep-bulmas

https://vk.com/rzramazanovi фото алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ризат Рамазанов: "Гел мәхәббәт турында гына җырлап йөреп булмас"