Салават белән Гүзәлем Хаҗга киткән
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Салават белән Гүзәлем Хаҗга киткән

Ерак сәфәргә чыгуларын социаль челтәрдә хәбәр иткән алар.

"Безне югалтмагыз. Гомеребезнең иң зур сәфәре. Аллаһ йортына юл тоттык.
Бу елны Ул безне кунакка чакырды.


Исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын. Хаҗларыбызны кабул итсен, амин. 
Ихластан һәрберегезгә шундый ук бәхет насыйп булуын телибез!" дип язган алар. Без дә Салават белән Гүзәлемгә исән-сау йөреп кайтуларын телибез.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/salavat-beln-gzlem-gomerlrene-i-zur-sfren-yul-totkan

 


Хадж хаҗ2022

Нет комментариев