Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Төркиядә ял итүче Ләйлә Дәүләтова: ».....балконга чыксам, дөнья селкенә»

Шагыйрә Ләйлә Дәүләтова кызы белән Төркиядә ялда икән.

Кичәге җир тетрәүдән соң ул пост урнаштырган. "Бүген иртәнге 04.00 тирәсендә өске этаждан ишетелгән тавышка  уяндым. Мебель  күчкән  тавышлар ишетелеп  тора  иде.
Ничәдер секундта әллә нинди вариантлар уйлап алдым.
Шулкадәр затлы отельдә бу вакытта ник тавышланалар икән,  дип аптырап, дальше йокларга булдым. 
Гөлмәрьям  яткан диван да аз гына алга күчкәндәй булды. 
Люстралар  җилпенеп  алды.
Шаккаттым. Бу вакытта җеннәр  генә  йөридер дип, куркудан  догалар  укып алдым.  Бисмилләһ  әйтеп балконга  чыксам,  дөнья селкенә.
4-5 минуттан җир тынычланган  кебек тоелды.
Иң  йоклыйсы килгән чак , беркемне дә уятмыйча  дальше  йокларга  булдым .
Иртән  инстага  кергәч кенә, чыннан да  бүген төнлә бик көчле җир тетрәү  булганын белдем.
Без килгән отель Белектә, нәкъ  Төркиянең җир тетрәгән ягына  урнашкан.
Әлеге  мизгелдә дә дөнья әле тыныч түгел. Җир селкенүе сизелеп  тора. 
Мондый  көчле  җир тетрәүләр  100 елга  бер генә була, диделәр. 
Зыян күрүчеләр, үлүчеләр, гарипләнүчеләр бик күп. Йортлар җимерелә, кешеләр җимерекләр астында кала. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң. Ул теләмәсә, яфрак та селкенми, диңгез дә шауламый, Аллаһка тапшырган. Аның ачуын китермичә, булганына шөкер итеп, тыныч, дус-тату яшәргә язсын иде барчабызга да, - дип язган ул.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/trkiyad-yal-itche-lyl-dltova-ennr-yrider-dip-uyladym-balkonga-chyksam-dnya-selken

https://vk.com/leiladavletova фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев