Җырчыларга нинди сәер бүләкләр бирәләр?
Безнең халык концертларга күчтәнәч белән йөрергә ярата. Чәчәк бәйләме – бер хәл, әле бит яраткан җырчыларына тере куян, әтәч, пар итекләр, ризык тулы пакет бүләк итүчеләр дә бар. Җырчыларның тамашачыдан тагын нинди сәер бүләкләр алганы бар икән?
Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдиновага мондый сәер бүләкләрне концерт саен диярлек бирәләр.
– Нинди генә күчтәнәч белән килмиләр! Тере куяннар, әтәчләр, чебиләр алып килүчеләр булды. Аркамнан шап-шап итеп кагып: «Кызым, менә моны да ал әле», – дип, өсләреннән салган яулык-шәлләрен дә бүләк итәләр. Беләзекләрен дә салып бирәләр кайчак. Берсендә олы гына яшьтәге бер әбекәй, гомере буе кигән балдагын салды да: «Бабаң бүләк иткән балдак бу, кадерле кешемә бирер өчен саклаган идем», – дип, шуны миңа бүләк итте. Соңгы арада тамашачым вазгыятьтән артта калмый: пакеты белән карабодай, шикәр, көндәлек кирәк-ярак, хәтта бәдрәф кәгазе дә менгерәләр. Дару бирүчеләр дә бар. Ә иң мөһиме – алар барысын да чын күңелләреннән бүләк итә. Концертка билет алып килгән икән, аның өстенә күчтәнәч тә бирү тиеш түгел үзе. Шулай да, бик матур күренеш бу, – дип сөйләде ул безгә.
Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров исә 1989 елда ук безнең газета – ул чактагы «Социалистик Татарстан» бүләк иткән радиоалгычны әле дә саклый.
– Бер бәйгедә җиңгән өчен бирделәр аны миңа. Ялгышмасам, «Россия-2» дип атала ул радиоалгыч. Елына күрә, бик заманча саналуын әле дә хәтерлим. Аннары «Җырлы Татарстан» бәйгесендә электр самавыры бүләк иткәннәр иде. Шулай ук бик истә калган. Тамашачыдан сәер бүләкләр алган булмады кебек. Гел кирәкле бүләкләр бирәләр иде миңа (көлә). Элегрәк, кыш айлары салкын килгән чакта Әгерҗе якларында бәйләнгән оекбаш бүләк иткәннәре хәтердә. Пычаклар бирүчеләр дә булды. Ләкин минем өчен чәчәктән дә кадерле бүләк юк. Гомумән, әүвәлге елларда чәчәк бик дефицит нәрсә иде. Аны әллә кайлардан алып кайтып, саклап торып, концерт көнне тамаша залына кадәр алып килеп, бары тик бик хөрмәт иткән җырчыларына гына бирде тамашачы. Ә җырчы, үз чиратында, чәчкәләрне бик кадерле бүләк итеп кабул итте. Кызганыч, хәзер хәлләр башкачарак шул, – дип сөйләде ул.
Моннан ике еллап элек Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова Илсөя Бәдретдиновадан бик сәер, әмма бик кәттә бүләк алган иде. Сәхнәдә аңа, сарык бүләк итәм, дип вәгъдә биргән Илсөя Бәдретдинова сүзендә торды бит ул чакта! Бу бүләктән соң ике ахирәтнең шалтыратып сөйләшкән видеоязмалары социаль челтәрләрдә шактый таралган иде ул чакта. Тамашачылары исә җырчыга кул эшләнмәләре, пешкән ризыклар бүләк итәргә ярата икән.
– Бу концерт сезонында алган күчтәнәчләрнең иң истә калганнары – бәйләнгән оекбашлар һәм… пальто. Аны миңа Уфада яшәүче бер кыз бүләк иткән иде. Бик яратып киеп йөрим хәзер. Безнең йөзләр төшерелгән картиналар, балаларга төрледән-төрле уенчыклар, искитмәле чәчәк бәйләмнәре, ризыклардан – телеңне йотарлык бавырсаклар, каз, үрдәк, авыл йомыркасы… Бәлеш пешереп алып килгән тамашачылар да шактый күп булды. Күчтәнәчләрдән өзмиләр диярлек, әмма безнең өчен иң кадерлесе – үзләренең зурлап килүе, – ди Гүзәл.
Юмор остасы Рамил Шәрәповта та, тамашачылар сәер, кызыклы күчтәнәчләрне еш алып килә, ди:
– Берсендә сыерчык оясы бүләк иттеләр. Әһә, мин әйтәм, кайткач, берәр агачка элеп куясы булыр. Ачып карасам, ояның ишеге, ә эчендә күчтәнәчләре бар икән. Сыерчыклар, бер керсәләр, тиз генә чыга алмаслар иде ул оядан (көлә). Аннан соң сәхнәгә сосискалар алып менгәннәре булды. Имеш, тазарып китмәс микән. Кырыну пәкесе (бритва) белән сабын бүләк итүче дә булды. Анысы кашларымны кырыр өчен. Шәрәпҗан образы тугач, ак майка бүләк итәргә тотындылар. Башмакларны әйтеп тә тормыйм инде – аларын бик еш бирәләр. Әле менә соңгы арада шикәр белән тоз менгерүчеләр дә бар. Актуаль бит!
Яшь җырчылар Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллинаның тәүге концертларында пар итекләр бүләк иткәннәр.
– Иң истә калган бүләк булды ул. Ул чакта бит бергәләп концерт куя башлаган гына идек. Арчадан Дилбәр ханым белән Хәлил абый ясады бу матур бүләкне. Әле дә, ел саен концертыбызга килеп, нәрсә белән булса да шаккатыра белә алар! Елның нинди булуына карамастан, мин яраткан лалә чәчкәләрен алып киләләр. Шөкер, андый тамашачыларыбыз күп. Ә бер концертта кызык кына хәл булды. Кайда икәнен төгәл хәтерләмим, әллә ялгышып, әллә уенын-чынын бергә кушып, бер пакет ризык алып менделәр. Нәрсә генә юк иде анда… Хәтта чегы да! – дип сөйләде Зөлфирә.
Лилия Гыймазова
https://vatantat.ru/2022/04/79261/
https://vk.com/event172805056 фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев