Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

49 яшьлек лениногорскилы исерек килеш рульгә утырган өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм итмәүләрен сораса да, судның карары катгый

Суд залыннан

Руль артында исерек хәлдә тотылган лениногорскилы, суд каршына баскач, үзенең бик нык борчылудан хәмергә үрелүен әйткән.

Лениногорск суды исерек килеш автомобиль белән идарә итүчегә карата административ эшне карады. Май аеның бер көнендә көндезге сәгать икеләр тирәсендә 49 яшьлек автомобиль йөртүчене ГАИ инспекторлары туктаткан. Әлеге хәл  Крупская урамының 16 нчы йорты янында булган.

Алкотектор ярдәмендә тикшерү ир-ат канында шактый күләмдә алкоголь булуын күрсәткән. Хәмер кулланганнан соң руль артына утыруының сәбәбен ул бу көнне  авыр яңалык ишетүе белән аңлаткан, табиблар әтисенә дүртенче стадиядә онкология диагнозы куйганнар. Ир-атның әнисе дә рак авыруыннан интегә. Машина йөртүче сүзләренчә, ул әти-әнисен Казанга даими тикшерүләргә һәм дәвалануга йөртүче бердәнбер кеше.

Ир ат үзенең  руль артына исерек килеш утырып хокук таләпләрен бозуы, бик зур хата ясавы белән килешкән. Ул хәтта үзенең мондый эшләргә  һәрвакыт каршы булуын, исерек хәлдә руль артына утыручыларны җинаятьчеләр белән тиңләвен әйтә. Судтан үзен машина йөртү хокукыннан мәхрүм итмәүләрен үтенә.

Әмма закон транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүчеләргә карата катгый. Исерек хәлдә автомобиль руле артына утыруның сәбәпләре нинди генә булмасын, хокук бозучы гаебен танып, ничек кенә үкенмәсен, андыйларга суд карары җитди: ир кешегә 45 мең штраф түләргә, ел ярым дәвамында җәяү йөрергә һәм автомобиль йөртүгә бәйләнмәгән эш белән шөгыльләнергә туры киләчәк. 

Карар әлегә законлы көчендә түгел, җавапка тартылучы аны Лениногорск шәһәр судына апелляция тәртибендә шикаять итәргә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев